Борынгылар: "Нәүрүз килде, димәк, яз килде", - дигәннәр. 26 нчы март көнне Җәлил бистәсенең мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык бәйрәме-Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Әлеге чарада 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасы коллективы да актив катнашты.