Бүген безнең районга Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров килде. Аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Эш сәфәре барышында депутат Сарман аграр көллиятенең ресурс үзәгендә: Машина-трактор паркында һәм уку корпусында булды, шулай ук капиталь ремонттан соң колледжның тулай торагын карады.