Махсус хәрби операция барышында хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 2022 елның 30 декабрендәге указы белән Шакиров Руслан Фаил улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Бүләкне Русланның әти-әнисе Фаил Мөдәрис улы һәм Хәлимә Нәгыйм кызына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинанд улы Ягафаров һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин тапшырдылар.