28 нче мартта Сарман муниципаль районы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы процедурасын үтү мөмкинлеге алдылар. Акциядә катнашып, алар үз балаларына БДИга әзерләнү һәм аны узу белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерүдә ярдәм итә алачак. Сынау БДИ барышында унберенче сыйныф укучыларының әти-әниләре барлык имтихан процедураларын үттеләр. Алар дәүләт имтиханында контрольнең ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрә алдылар. Акциядә катнашучылар үзләре БДИда катнашучыларга тәкъдим ителәчәк биремнәргә охшаш биремнәрдән торган имтихан эше яздылар. 2023 нче елда ата-аналар рус теленнән белемнәрен тикшерә алдылар. Рус теле аттестат алу өчен чыгарылыш укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән.