"Гаҗәеп серләр һәм мәкальләр дөньясы"интеллектуаль уен

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татар халкының мәдәни мирасы һәм гореф-гадәтләре турында белемнәрен киңәйтү максатыннан,Иске Минзәләбаш авыл китапханәсендә 8-9 сыйныф укучылары белән "Гаҗәеп серләр һәм мәкальләр дөньясы"интеллектуаль уены үткәрелде,анда катнашучылар 2 командага-"Зирәкләр"һәм"Тапкырлар" га бүленеп,калганнары җанатарлар булып чыгыш ясады.Һәр команда үз капитанын сайлый һәм һәр команданың үз "Судно журналы"була.Чарада сорау слайдларын чагылдырган мультимедия җиһазы кулланылды.Уен мәсьәләләре 2 өлкәгә кагылды: табышмаклар һәм мәкальләр.Командалар,җавапсыз сорауларына җавап биреп, көндәшләренең балларын ала алганнар.Капитаннар өчен иң катлаулы сораулар әзерләнгән. Максималь балл җыйган «Тапкырлар» командасы җиңүче булды. Алдынгы команданың барлык катнашучылары күңелле бүләкләр алдылар.Башка катнашучылар өчен дә юату призлары әзерләнгән. Чара бик уңай,мавыктыргыч, юмор белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International