Көлке көне - 1 апрель көнне бөтен дөньяда билгеләнеп үтелә торган күңелле бәйрәм. Бу көнне туганнарны, дусларны һәм танышларны алдыйлар, шаярталар, күңел ачалар. Бу көнне халык бер-берсенә көлкеле хәлләр сөйләп шаяртырга, кәефләрен күтәрергә тырыша .Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене авырулардан да саклап каларга мөмкин, гомерен дә озайта. Шуларны истә тотып 30 мартта Сарман үзәк китапханәсендә “Икенче яшьлек “клубы членнары өчен “Елмаю гомерне озайта” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә узды. Библиограф Г.Н.Мадьярова 1 апрель көлке көне тарихы белән таныштырды. Юмаристик әсәрләр иҗат итүче язучы-шагыйрьләр иҗатлары турында сөйләде , шигырьләрен укыды. Методист Г.Р.Гатауллина чара ахырында катнашучыларга Данил Сабировның башкаруында юмористик видеоәсәрләр күрсәтте.Кичә бик җанлы, күңелле үтте.