Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында районкүләм семинар

2023 елның 31 марты, җомга

30 март көнне Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен районкүләм семинар-практикум узды.Семинарны ачу тантанасы балалар һәм педагоглар чыгышы белән башланды. Аннары Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү методисты Г.Ф. Салихова семинарда катнашучыларга уңышлар теләде.
Семинарда безнең балалар бакчасы педагоглары чыгыш ясады,шулай ук Сарман,Тукай,Азнакай, Мөслим һәм Әлмәт районнары педагоглары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чыгышлар бик кызыклы булды. Семинарда катнашучыларның барысы да канәгать калдылар, мондый очрашуларның бик мөһим булуын билгеләп үттеләр һәм семинарны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International