Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районы урман фонды территориясендә 2022 елның янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезоны нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды, киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты.