Бүген, 2023 елның 1 апрелендә, Зур Нөркәй авылында Галиева Даимә Абдуллин кызына 90 яшь тулды. Район башлыгы Хөснуллин Ф.М. исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы, Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Гайсин Рәшит Мөхтәр улы котладылар. Даимә Абдуллин кызы юбилеен гаиләдә билгеләп үтте: 4 бала, 7 онык һәм 5 оныкчык. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.