Сарман муниципаль районының «Сарман үзәкләштерелгән китапханәсе" «Бизнес яхшылык эшли-2023» республикакуләм корпоратив волонтерлык конкурсында җиңүче булды.
2023 елның 31 мартында Казан шәһәренең алдынгы һөнәри әзерлек үзәгендә китапханә директоры Афзалетдинова Лилия Гайсә кызы тантаналы рәвештә бүләк алды. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм гражданнарның тормыш эшчәнлеге инфраструктурасы мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов, «Татарстан Республикасы сәнәгатен үстерү фонды» АҖ генераль директоры Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, Бердәм Россия партиясенең Казан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронцова, «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе» берлеге рәисе урынбасары Марат Гафаров, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Айдар Сәгыйтдинов, шулай ук Татарстан Республикасының эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Бүләкләү алдыннан «Корпоратив волонтерлык трансформациясе: яңа чакырулар һәм мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл узды, анда «Татнефть» ААҖ, «КАМАЗ» ААҖ, «Татэнерго» ААҖ филиалы, «Зәй ГРЭСы» ААҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Транснефть — Прикамье»ААҖ вәкилләре чыгыш ясады.