Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында карлыгачлар китерә дип уйлаганнар. Беренче инешләр барлыкка килгәч (гадәттә март ахырында апрель башында), каргалар килүе хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме оештырыла. Бу көнне матур итеп киенгән балалар һәр йорттан ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыялар һәм бәйрәмгә барысын да шигырьләр һәм җырлар белән чакыралар. Халык җыела, учак ягалар һәм зур казанда ботка пешерәләр.
Борынгы йолаларны үтәп, без дә бүген бакчабызда бу бәйрәмне үткәрдек. Балалар татар, рус һәм башкорт халыклары булып киенеп керделәр. Алар әби белән бабай янына кунакка килделәр, халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар һәм тәмле ботка белән сыйландылар