Апрель - чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион вакыты, ә өмәләр – буыннарны берләштерүче яхшы традиция. Безнең мәктәп өчен өмә - гомуми мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше. 3 нче һәм 4 нче апрельдә "Җәлил гимназиясе"ндә язгы өмәләр узды. Балалар бергәләп үз мәктәпләре тирәсендә тәртип урнаштырдылар: чүп-чар, агачларның иске ботакларын җыеп, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыеп, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр.