Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Сарман муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Сарман муниципаль районы Башлыгы
Сарман муниципаль районы барлыкка килү тарихы
Идарә органнары
Район геральдикасы
Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр
Планировка проектлары
"Шәһәр тибындагы Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге
Авыл җирлекләре
Илһам чишмәсе
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Муниципаль хезмәт
Районы Башкарма комитеты җәмәгать Советы
Милли проектлар
Муниципаль контроль
Иҗтимагый сервитутлар
Организацияләр һәм учреждениеләр
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү
Яшь гаиләләргә торак
Коррупциягә каршы көрәш
Тематик бүлекләр
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең күрсәткечләре
Аукционнар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Җир участокларын һәм күчемсез милекләрне арендалау
Муниципаль заказ
Гражданнар оборонасы буенча виртуаль укыту-консультация пункты
Документлар
Статуслы документлар
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Муниципаль берәмлек Советы карарлары
Хокукый мәгърифәт
Норматив-хокукый актларның проектлары
Район Главасы карарлары
Башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Сарман муниципаль районы бюджеты формалаштыру һәм тикшерү документлары
Норматив-хокук актлары һәм норматив-хокук аклары проектлары коррупциягә каршылык китерү бәйсез экспертизасы
Планнар һәм программалар
Матбугат хезмәте
Район Башлыгы блогы
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Докладлар һәм чыгышлар
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Норматив-хокуки база
Отчетлар
Интернет кабул итү
Еш бирелә торган сораулар
Кире яклы элемтә
Ышаныч телефоннары
Контакт өчен мәгълүмат
Сайт терәге
Халыкны сораштыру
Муниципаль районнар
Сарман муниципаль районы
Алы, җирәне, майлысы...
2013 елның 20 августы, сишәмбе
Татарстан – табигый байлыкларга, шул исәптән урман “бүләкләре”нә иң бай төбәкләрнең берсе. Җәй, көз җитә башлауга, әйтик, гөмбә яратучылар гөмбә сезоныннан файдаланып калырга ашыга. Ә аларның бездә ниндиләре генә үсми: кәҗә гөмбәсеннән башлап, баллы, каен гөмбәсе, гөрәҗдә, майлы, җирән, усак гөмбәләре, шампиньоннарга кадәр... Бу табигать байлыкларыннан безнең район да мәхрүм түгел. Шунлыктан сарманлылар арасында да бик яратып гөмбәгә йөрүчеләр шактый.
Флюра Галәлиева, Сарман авылы:
– Гөмбәне бик яратам, күп еллар җыям, алардан төрле ашлар әзерлим. Әзерләмәслек тә түгел, безнең районда аның күп төрләре үсә. Яз көне, мәсәлән, кәҗә гөмбәсе җыям. Аны пешереп, кыздырып ашарга да була. Ә мин аның ашын яратам. Ашка токмач салыр алдыннан гына салам, бик тәмле була. Каен гөмбәсен кышка катыргычка куярга да, киптерергә дә мөмкин. Җирән гөмбәне, гадәттә, киптерәм яки маринадлыйм. Баллы, майлы гөмбәләрне маринадлыйм. Йөнтәс гөрәҗдә – иң затлы гөмбәләрнең берсе, ул бездә хәзер аз үсә. Гөмбәләрне күбрәк, әлбәттә, тозлыйм. Катыргычка куйган, тозлаган яки маринадлаган гөмбәләрдән төрле ризыклар әзерлим. Тозланган гөмбәләрдән салатын ясыйм. Катыргычка куйган гөмбәләрне гадәттә аш пешерер өчен файдаланам. Гөмбә ашын итле шулпада да, итсез шулпада да әзерләргә була. Свежий килеш яки пешереп катыргычка куйган гөмбәләрдән пироглар пешерәм. Тозлаган, маринадлаган гөмбәләрне сораучылар да күп. Аларның үтенечләрен кире какмыйм. Үзем белгән гөмбәләрне генә җыям.
Роза Хәйруллина, Сарман авылы:
– Кечкенә чакта баллы гөмбә җыя идем. Хәзер гөмбәләрне бик танымыйм, шуңа күрә җыймыйм да. Аларны танырга, җыярга өйрәнәсем килә, әлбәттә. Гөмбәне яратам. Тик белгән кешеләр җыйган, әзерләгән гөмбәне генә ашыйм.
Шәйхелмәрдән Ризатдинов, Яңа Әхмәт авылы:
– Быел гөмбә әлегә азрак булды, ләкин булачак, дип уйлыйм. Яңгырлардан соң каен, ал, халык телендә “синявка” дип йөртелә торган гөмбәләрне җыеп кала алдык. Каен гөмбәсен пешереп, иттарткычтан чыгарып, катыргычка куйдык. Кыш көне бәрәңге белән кыздырырга тәмле була ул. Калганнарын тозладык.
Гөмбә яратучылар игътибарына шуны да җиткерәсе килә: статистикадан күренгәнчә, соңгы елларда, кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республика урманнарында гөмбәләрнең азаюы күзәтелә. Шуңа күрә, аны саклык белән җыйсагыз, җыйганда, тиешле кагыйдәләрне үтәсәгез иде.
Белгеч сүзе
Рафис Мусин, район үзәк хастаханәсе табибы:
– Барлык гөмбәләр дә дүрт төргә бүленә: ашый торган, шартлы-ашый торган, ашамый торган һәм агулы. Беренчесенә ак, каен, майлы, әтәч, җирән, урман һәм болын баллы гөмбәләре һәм башкалар керә. Икенчесенә ак һәм кара гөрәҗдә, ал һәм баллы гөмбәләрнең кайбер төрләре, кәҗә, йөнтәс һәм башкаларны кертәләр. Ялган әтәч, баллы, валуй, шайтан гөмбәләрен ашамау яхшы. Агулы, чебен, ялган баллы һәм шайтан гөмбәләре – агулы. Гөмбәләрнең картаймаган, зарарланмаганнарын, чиста җирләрдән генә җыярга кирәк. Өлкәннәр, балалар, йөкле хатыннар, ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләргә аны ашау бөтенләй киңәш ителми. Ә инде агулана каласыз икән, табиб килгәнче, ашказанын юдыртырга, агуланучыга активлаштырылган күмер бирергә, аны урынга яткырырга кирәк. Организм сусызланмасын өчен, салкын тозлы су яки салкын каты чәй эчертеп торыгыз. Алкогольле эчемлекләр эчертергә ярамый. Ул гөмбә агуларын канга сеңдерергә ярдәм итә. Иң куркынычы – агулы гөмбә. Аның белән агулану үлем белән тәмамланырга да мөмкин. Андагы токсиннар гөмбәне пешергәндә дә, тозлаганда да, киптергәндә дә үлмиләр. Агулануның төп билгеләре – эч авырту, эч китү, күңел болгану.
Зөлфия Шәрипова.
Оценить материал и/или оставить мнение
"Сарман" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе
Агымдагы елның 24 – 26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узачак. Әлеге чара 24 апрельдә – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә уздырылачак. Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту. Быел «Татарча диктант» акциясе унберенче тапкыр үткәреләчәк һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. «Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 24 – 26 апрель көннәрендә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.
МБГББУ "Җәлил гимназиясендә" психология атналыгы башланды
13 нче апрель көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясендә" психология атналыгы башланды. Педагог-психолог Гарипова М.М. күнекмәләрне практик эшкәртү элементлары белән "Аңлыйм һәм контрольдә тотарга өйрәнәм" тренингы форматында төркемле дәрес үткәрде.
11
апрель, 2026 ел
Бөек Тукаебызның тууына 140 ел
Саклаубаш авыл җирлегендә Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан зур чара оештырылды
"Җәлил гимназиясе" педагоглары үзешчән сәнгать смотрында талантларын күрсәттеләр
10 нчы апрель көнне Җәлил бистәсе мәдәният йортында Җәлил бистәсе оешмалары арасында үзешчән сәнгать смотры узды. Быел чарада иң якты катнашучыларның берсе МБГББУ «Җәлил гимназиясе» педагогика коллективы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз