Район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның рус теле көне белән котлавы

2023 елның 6 июне, сишәмбе

6 июньдә, бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә.

Классикның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның үлемсез иҗаты барлык яшьтәге һәм милләттәге кешеләрне берләштерә, аларда бурычка тугрылык һәм Ватанга мәхәббәт җырлана, бөек рус теленең чиксез матурлыгы һәм байлыгы гәүдәләнә.

Александр Сергеевич Пушкинның иҗади мирасы киләчәктә дә югары әхлакый кыйммәтләр үрнәге һәм Россия җәмгыятенең рухи тормышын берләштерүче башлангыч булып хезмәт итәчәк дип ышанам.

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International