Сталинград сугышы 1942 нче елның 17 нче июлендә башлана. 1943 нче елның 2 нче феврале Совет гаскәрләре тарафыннан Сталинград сугышында немец - фашист гаскәрләрен тар - мар итү көне булып исәпләнә. Бу истәлекле дата хөрмәтенә директорның тәрбия буенча киңәшчесе С.Н.Шәрәфетдинова тарих укытучысы Р. Р. Шәмгунова белән берлектә Яшь армиячеләр һәм Алдынгылар хәрәкәте активистлары белән бергә Сарманның «Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү» музеенада экскурсиядә булдылар.