Рус телендә белем бирүче татар мәктәпләре укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

        2024 елның 28-30 гыйнварында 6 укучы (Җәлилнең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 3 катнашучы, Җәлил гимназиясе -2 һәм Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбе 1 катнашучы) татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында рус телендә белем бирүче татар мәктәпләре укучылары арасында катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлилнең 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Төхбәтуллина Элина (укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы), Җәлил гимназиясе укучылары Самарова Җәмилә (7 нче сыйныф) һәм Кәлимуллина Гөлфия (10 нчы сыйныф), укытучысы Шакирова Эльмира Финус кызы призер булдылар котлыйбыз!!! Бик яхшы!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International