Уку - кешенең фикер йөртү этәргече. Классик әдәбият әсәрләрен укыганда, без күңелебезне баетабыз, яхшылыкка, яктылыкка өйрәнәбез. МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» нең 6-8 нче сыйныф укучылары «Живая классика – 2024» Бөтенроссия яшь укучылар конкурсының беренче этабында катнаштылар. Чыгышлар 25 баллы шкала һәм түбәндәге параметрлар буенча бәяләнде: әсәрне сайлау, грамоталы сөйләм, башкару сәләте.
Җиңүчеләрне котлыйбыз. Мәктәп этабында уңышлар телибез.