Мөслим районының Иске Вәрәш авылында " Көлке дусларлы җыя» концерты

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

1 февраль көнне Сарман районы үзешчән сәнгать осталары "Көлке дусларны җыя"дип исемләнгән күчмә концерт белән Мөслим районының Иске Вәрәш авылына бардылар.Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы мөслимлеләргә сарманлылардан кайнар сәламнәр җиткерде,Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесе Салихҗанов Ирек Фаяз улына Сарман икмәген тапшырды. Матур җырларны, биюләрне,гармун моңнарын,күңелле скетчларны тамашачылар яратып карадылар,һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International