Алтын юбилярлар

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген   Сарман авылында яшәүче Рафис һәм Зоя Дубининнар үзләренең гаилә бәйрәмен - Алтын туйларын билгеләп үтәләр. Гаилә  елы һәм «Ныклы гаилә» проекты  кысаларында Сарман  районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин юбилярларны Алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International