Шәхси мәгълүматлар нәрсә ул һәм ни өчен аларны сакларга кирәк?

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Шәхси мәгълүматлар нәрсә ул һәм ни өчен аларны сакларга кирәк? Бу хакта мәктәп укучыларына информатика укытучысы И. Р. Хөсәенов сөйләде. Ул балаларга аңлаешлы видеофрагментлар  күрсәтте һәм шәхси мәгълүматларны яклау турында сөйләде, шулай ук балалар белән көнүзәк темаларга фикер алышты:
- Социаль челтәрдә аккаунтны теркәгәндә үзең турында нәрсә әйтеп була, ә нәрсәләр ярамый?
- Ни өчен билгесез сайтлар телефон номерын сораганда игътибарлы булырга кирәк?
Ахырда ул мәктәп укучыларына фотоларны интернетка саклык белән урнаштырырга һәм виртуаль дусларны сайлаганда игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International