1 март көнне Сарман районы үзәк сәламәтлек саклау үзәге хезмәткәрләре МББУ «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең»8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашу оештырдылар. Очрашуның төп темасы һөнәрне дөрес сайлау уңышның нигезе. Мәшгульлек хезмәте үзәге вәкилләреннән алар Сарман районында һәм Татарстан Республикасы буенча иң кирәкле һөнәрләр, «Россиядә эш»порталының күп функциялелеге турында белделәр. Яшүсмерләр шулай ук «Россиядә эш» порталында һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеген тормышка ашырдылар. Ул балаларның һөнәри омтылышларын ачыкларга мөмкинлек бирде.