МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары "Әти белән бергә сыерчык оясы ясыйбыз " акциясендә катнаштылар. Укучылар әтиләре белән бергә сыерчык оялары ясап, аларны мәктәпкә алып килделәр һәм мәктәп яны участогына урнаштырдылар. Агачларга сыерчык оялары, җимлекләр элү борынгы халык традициясе булып тора. Янәшәдә яшәүче кошлар табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтеп кенә калмыйлар, ә безне, авыл халкын, җырлары белән дә сөендерәләр.
Оялар һәм җимлекләр ясау укучыларда кошларга мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияли.