Бүген МБББУ "Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе"нең 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – Әлифба белән саубуллаштылар. Алар барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чишәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, акыллы, тәртипле булырга өйрәнделәр. Нәниләребезгә куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телибез!