Бүген район мәдәният йортында VIII республикакүләм үзешчән ветеран-башкаручылар арасында “Балкыш” фестивале уза. Фестивальда катнашучыларны, килгән кунакларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Дәүләт Думасы депутаты Азат Фердинандович Ягафаров сәламләделәр. Гаилә елы кысаларында Ахметшиннар, Гараевлар, Гинатуллиннар гаиләләрен актив гражданлык позициясе һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.