Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районның гүзәл хатын-кызларын: күп балалы аналарны, тәрбиягә бала алган аналарны һәм уллары хәрби бурычларын Ватаннан читтә биргән аналарны котлады. Бүген котлауларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы да кушылды.