Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

8 Март-язның иң гаҗәп, иң назлы бәйрәме! Бәйрәм алдыннан безнең мәктәптә хатын-кызлар көненә багышланган күп төрле бәйрәм чаралары узды.
Һәр класста төрле бәйрәм тантаналары, конкурслар оештырылды, малайлар кызларны үз куллары белән ясалган открыткалар, сувенирлар белән котладылар. Укытучылар һәм укучылар, әниләр һәм әбиләр өчен котлаулар, шигырь, җырлары   видеокотлаулар форматында да яңгырады. Мәктәп фойесы күркәм төс алды, бәйрәм фотозонасы, рәсемнәр, открыткалар күргәзмәләре ясалды. Поселок урамнарында «Илһам бирүчеләргә" дип аталган акция оештырылды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының поселок бүлеге җитәкчесе Г.Н. Гарипова белән «Талант көче» дип аталган тематик очрашу үтте. 6 мартта Беренчеләр хәрәкәте активистлары, Җиңү волонтерлары, яшь артистлар картлар һәм инвалидлар өчен интернатта концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Тамашачылар таныш көйләрне рәхәтләнеп тыңладылар, кушылып җырладылар. Концерт ахырында һәр кунакка укучылар куллары белән ясалган котлау открыткасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International