10 мартта Россиядә архивлар көне билгеләп үтелә.
Сарман муниципаль архивы турында кайбер саннар китерик:
- 40398 эш саклана (бу 211 фонд);
-архив эше өлкәсендә районның 45 оешмасы белән хезмәттәшлек алып барыла, ел саен архив уртача 900 эш белән тулыландырыла;
-«Школа юного архивиста. По следам архивных документов», «Афганистан. Война от первого лица», «С чего все начиналось. Создание электронного фонда пользования документов ликвидированных колхозов объединённого архивного фонда «Путь Ленина», «Архив – сохраним историю вместе» кебек проектлар тормышка ашырыла;
- республика оешмаларыннан, предприятиеләреннән, гражданнарыннан ел саен 700 дән артык мөрәҗәгать килә;
- 638 эш цифрлаштырылган, бу 57251 бит тәшкил итә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Эш алып бару һәм архив өчен җаваплы барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм! Эшегез сезгә һәрвакыт кешеләрнең хөрмәтен һәм рәхмәтен китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга иртәгәсе көнгә ышаныч, бетмәс сәламәтлек, оптимизм, иминлек телим!