Бүген дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы Советы депутатлары, район прокуроры ярдәмчесе, район суды рәисе, район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Фәрит Мөнәвир улы юбилярларны котлады, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышларда җиңүчеләрне Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә котлады.
Утырышның көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелде. 2023 елда эшчәнлек турында Контроль-хисап палатасы хисабы белән Сарман муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Флюза Мөнир кызы Хаҗиева чыгыш ясады. Район Советының элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертү турында Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева хәбәр итте.
Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район Советы депутаты Рангазар авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнгән Кыямов Румил Наилевичка таныклык һәм билге тапшырды.