Кулланучылар хокуклары өлкәсендә белемнәр формалаштыру, рациональ куллану тәртибен, мөстәкыйльлекне формалаштыру максатыннан Юлтимер урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Синең хокукларың, кулланучы»темасына танып белү - хокукый уен узды.
Юлтимер авыл китапханәсе китапханәчесе Н.Р. Әхмәтҗанова кулланучының үзен ничек тотарга тиешлеге турында сөйләде. Алынган белемнәрне ныгыту өчен әңгәмәдә катнашучыларга ситуацияле бурычлар тәкъдим ителде. Мисаллар укучыларга олы тормыш процессында килеп туган хәлләрне ничек чишәргә кирәклеген күрсәтте.
Чарага «кулланучы әлифбасы» китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү үткәрелде.