19 майда Россия Федерациясендә балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары көне билгеләп үтелде. Күп кенә истәлекле даталар кебек үк, ул үзенең тарихын совет чорыннан алып бара һәм элек Пионерлар көне дип аталган. Бу бәйрәм балалар иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларның дуслыгын, балалар һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуын символлаштыра
Россия балалар иҗтимагый оешмалары көне уңаеннан 1 нче Җәлил мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы танышу сәгате үткәрде: "Пионерлар кемнәр алар?, анда балалар пионер галстугын бәйләргә өйрәнделәр , викторина сорауларына җавап бирделәр ,пионерларның атрибутикасы белән таныштылар, күп кызыклы фактлар белделәр.