Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин "2023/2024 елгы ягулык чорында Татарстан Республикасы ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслары оешмаларының эш йомгаклары һәм 2024/2025 елгы ягулык чорына әзерлек бурычлары турында"гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Үз докладында Җәлил бистәсендә җылыту системасын модернизацияләү мәсьәләләре турында сөйләде.