Җәлил бистәсендә Демидов Сергей Владимирович белән хушлаштылар

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Бүген Җәлил бистәсендә Демидов Сергей Владимирович белән хушлаштылар. Сергей Владимирович 1983 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Михайловка авылында туа. Сарман районының 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый (1990-2001 еллар). Мәктәпне тәмамлагач, Кама дәүләт физик культура институтының физик культура һәм спорт факультетына «спорт уеннары теориясе һәм методикасы»юнәлеше буенча укырга керә. 2002-2004 елларда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында 66431 2 МСБ 2 ГРВ хәрби частендә, Владикавказ шәһәрендә срочная хезмәт үтә. Махсус хәрби операция зонасына 2023 елның февралендә контракт буенча киткән. 13637 нче хәрби частьнең 72 нче ОМСБр мотоукчылар батальоны мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының өлкән укчысы, өлкән сержант Демидов Сергей Владимирович 2023 елның 23 мартында Украина, Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була. Демидов Сергей Владимирович Әлмәт районының Яңа Михайловка авылында җирләнде. Геройның якыннарын югалту ачысын Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Камил Миңнегулов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International