Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташыбыз – кыска вакытлы ялда булган СВО катнашучысы белән очрашты. Чәй эчкәндә хәрби вәзгыять, тормыш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Хәрби хезмәткә чакырылган "Батыр" гуманитар ярдәм җыюга һәм илтеп җиткерүгә өлеш керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөнәвир улы батырга Рәхмәт хаты, Азык-төлек пакеты тапшырды һәм тизрәк җиңү белән кайтуын теләде.