Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 15 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Бу бәйрәмне хаклы рәвештә гомуми бәйрәм дип санарга була. Чөнки урман – безнең иң зур табигый байлыгыбыз, илнең, республиканың, һәр районның кыйммәтле экономик һәм экологик ресурсы. Бу милли байлыкны саклау, арттыру, сак һәм рациональ файдалану – Сезнең җаваплы эшегез. Киләчәк буыннарның да иминлеге табигать байлыкларын саклап кала алуыбызга бәйле бит. Хөрмәтле урман тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, авыр, җаваплы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International