Рангазар авылында Нуртдинов Ростам Атласович белән хушлаштылар

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Бүген Рангазар авылында Нуртдинов Ростам Атласович белән хушлаштык.

Нуртдинов Ростам Атлас улы 1973 елның 23 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында туа.

Сарман районының 1 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый.

Мәктәпне тәмамлагач, Сарманның 91 нче һөнәри-техник училищесына укырга керә.

Армиядән соң нефть тармагында оператор булып эшли. Соңгы елларда Казан шәһәренең төзелеш оешмасында эшче булып эшли.

Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 21 июнендә контракт буенча киткән.

Үзәк хәрби округының 2 нче гвардия гомумхәрби армиясенең 30 нчы аерым гвардия мотоукчылар бригадасы мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводының мотоукчылар бүлеге гвардия рядовой укчысы Нуртдинов Ростам Атлас улы 2024 елның 4 августында Донецк Халык Республикасының Авдеевка торак пункты янында һәлак булды.

Нуртдинов Ростам Атлас улы Рангазар авылында җирләнде.

Геройның якыннарын югалту ачысын Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Камил Миңнегулов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International