«Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә яшь буынны һәрьяклап үстерү, патриотик һәм һөнәри юнәлешле тәрбияләү максаты белән әтиләр көне уңаеннан «Әти белән бергә» исемле атларда йөрү оештырылды.
Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар, атлар турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат ишеттеләр, атларны ничек ашату, карау, ат спорты турында сөйләштеләр.
Шуннан соң, бу сүзгә дәртләнеп, атларны карарга киттеләр. Атның камил хайван икәнлегенә тагын бер кат инандык: көчле, акыллы, грациоз, талантлы…
Атларның абруен чиксез санап була. Атларның холкы, тышкы кыяфәте һәм гадәтләре бөтенләй төрле. Бу чыннан да мавыктыргыч!
Балалар атларга кишер, кәбестә һәм рафинад ашаттылар. Экскурсия азагында куркынычсызлык техникасын үтәгән килеш атларда йөрү оештырылды.