2024 елның 17 октябрендә и.Р. Сәхипова рәислегендә һәм Сарман муниципаль районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы М. М. Шәехов катнашында Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ата-аналарга карата административ хокук бозулар буенча материаллар каралды. «Сарман аграр көллияте»ДАҺБУДА профилактика эшенең торышы өйрәнелде. Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме җитәкчесе раслаган план-заданиегә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру торышын өйрәнү йомгаклары буенча тәкъдимнәрнең үтәлеше турында дәлилле аналитик доклад белән директор урынбасары И.Р. Гәрәев чыгыш ясады.