15 нче октябрь көнне гимназиядә "Яңа хәрәкәт" мәктәп укучылар үзидарәсе Президентына сайлаулар узды. Балалар бу вакыйгага бик җаваплы әзерләнделәр. Президент постына 5 кандидат белдерелде. Алар арасында 8 - 10 нчы сыйныф укучылары булдылар. Укучылар гына түгел, гимназия укытучылары да тавыш бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча президент ярышында 10 нчы сыйныф укучысы Раил Шәфигуллин җиңүче булды.Сайлауларны узган дип санарга мөмкин! Без яңа президентыбызны җиңүе белән котлыйбыз һәм нәтиҗәле эш телибез!