Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Юл тармагы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм.

Юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасы үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Яңа юллар төзелә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, урамнарыбызның йөзе үзгәрә.

Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган зур бурычларны үтәү өчен бар көчегезне куясыз, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып эшлисез.

Районыбызның юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым ихтирам сүзләрем – тармак ветераннарына.

Бәйрәм көнендә барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык, иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International