Татарстанлылар 2025 елга республика министрлыкларының максатларын һәм бурычларын сайлый алалар

2024 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасында республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачыктан-ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Проект, программа документларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелекне, эксперт җәмәгатьчелеген һәм халыкны җәлеп итеп, 2025 елга хакимият органнары эшенең аеруча мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләүгә юнәлдерелгән.

Анда алты министрлык катнаша: ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Спорт министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Проект эксперт җәмәгатьчелеге һәм халык катнашында министрлыкларның киләсе елга иң мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләүне һәм алга таба ирешелгән нәтиҗәләр буенча гавами хисап бирүне күздә тота.

2024 елның 07 декабрендә Республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча тавыш бирү тәмамлана. 

Онлайн-тавыш бирү «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында "халыктан сораштырулар" бүлегендә бара (https://open.tatarstan.ru/polls).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International