Бүген «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү ункөнлеге кысаларында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фазылов Ринат Рафаэль улы онлайн-кабул итү уздырды.
Депутатка 2 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында пәрдәләр сатып алуда, Сарман МР Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның тәрәзә уемнарын бизәүдә, инвалидларны һәм свода катнашучыларны электрон сертификатлар аша техник чаралар белән тәэмин итүдә ярдәм итү турында сораулар бирелде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Депутат тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәрәчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.