Коррупциягә юк дибез!

2024 елның 6 декабре, җомга
КОРРУПЦИЯГӘ ЮК ДИБЕЗ! Безнең мәктәптә коррупция темасына багышланган мөһим чара узды. Укучылар әңгәмәдә һәм викторинада актив катнаштылар. Әңгәмәдә алар коррупциянең аңлатмасы, аның җәмгыятькә ничек йогынты ясавы һәм аны булдырмау өчен нинди чаралар күрергә мөмкин булуы турында фикер алыштылар. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та таптылар. Әңгәмәдән соң булып үткән викторинада балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Укучылар яңа белемнәр һәм коррупциягә каршы көрәшнең мөһимлеген аңладылар. Мондый чаралар яшьләрдә актив гражданлык позициясен һәм дөньяны яхшырак итү теләген формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International