Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Батырлык һәм патриотлык дәресе” үтте. Ул Ватаныбыз тарихының героик битләренә багышланды. Дәрестән соң яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә венок салдылар.
Укучылар Ватанны саклаган, гомерләре бәрабәренә Ватанны саклап калган барлык Билгесез солдатларны «бер минут тынлык» белән искә алдылар, сугышчан батырлыкларына һәм Дан-шөһрәтләренә рәхмәтләрен белдерделәр.