Бүген Сарманда үзәк ял паркында мемориалга чәчәкләр салу тантанасы булды.
Чара Ватан Геройлары көненә багышланган иде. Чарада катнашучыларга Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операциядә катнашучы Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссаритның бүлек начальнигы Миңнегулов Камил Нәҗип улы мөрәҗәгать иттеләр.
Геройлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.