Россиядә Ватан Геройлары көне - безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бүген безнең мәктәптә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы линейка узды. Чара РФ, ТР флагларын кертүдән һәм гимн башкарудан башланды.
"Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дәресе шушы вакыйгага багышланган иде. Батырлык һәм патриотлык дәресе Ватаныбыз тарихына багышланды.
Дәресләрдән соң яшь армиячеләр Советлар Союзы Герое А. А. Казаков каберенә һәм СВО катнашучысы Байгаров Денисның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Анда Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман һәм Мөслим районнары Хәрби комиссариатының мобилизация бүлеге начальнигы Миңнегуллин Камил Нәҗип улы һәм башка вәкилләр катнашты.