Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм

2025 елның 21 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Аленушка" балалар бакчасында онытылмаслык хәрби-патриотик спорт бәйрәме узды. Элеге чара балаларны һәм аларның әтиләрен күңел ачу, спорт һәм патриотизм атмосферасына берләштерде. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның батыр әтиләре һәм бабайлары үзләренең көчләрен, җитезлекләрен курсәтеп төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Бәйрәм программасы кызыклы, төрле уеннар һәм эстафеталарга бай булды. Бу спорт бәйрәме балалар һәм аларның әтиләре өчен гаилә бәйләнешләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм Ватанны саклаучылар көнен патриотик рухта билгеләп үтү өчен менә дигән мөмкинлек тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International