20 нче февраль көнне Җәлил шәһәр тибындагы Хезмәт һәм дан музеенда "Мин Ватанымны данлыйм" дип исемләнгән китап укучылар конкурсы узды. Призлы урыннарны алган укучыларыбызны котлыйбыз. Мөстәкыймова Раилә - 1 нче урын, Аслямов Алмаз, Кәлимуллина Гөлфия - 2 нче урын, Зиннәтуллина Назилә - 1 нче урын, Мәүлетов Даниэль, Маликова Камилә - 3 нче урын яуладылар. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!