Бүген районда якташыбыз, бөек җырчы, Сарман районының шәрәфле гражданы, Татарстанның, Россия Федерациясенең халык артисты, күп төрле исемнәр иясе һәм премияләр лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырылды.
Алар район мәдәният йортындагы «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең йомгаклау концерты белән тәмамланды. Аны Зөлфәт Зиннуров белән Айзилә Батырханова алып бардылар. Катнашучыларны һәм тамашачыларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, якташыбызның иҗатына битараф булмаганнарга рәхмәт белдерде.
Кичә барышында «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр, Республикакүләм «Илһам бирүче Илһам» эссе, «Илһам нуры» яшь рәссамнар һәм Илһам Шакиров җырлары мотивлары буенча анимацион ролик бәйгеләре җиңүчеләре бүләкләнделәр. Гран-Прига Казан егете Рөстәм Хөсәенов лаек булды.
Чара кысаларында республикакүләм «Илһам нуры» яшь рәссамнар бәйгесе күргәзмәсе оештырылды.