Бүген район Үзәк ял паркында Ватан сакчысы көне һәм елы уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Анда катнашучыларны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин котлады, махсус операция зонасына гуманитар конвой илтүдә катнашучыларга – медальләр, аерым кешеләргә – аерым отряд һәм гаскәрләрнең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Районда «Хәрби кардәшлек» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Юнысов гаскәрдәшләрен Германиядә Совет гаскәрләре төркеменең юбилей медальләре белән бүләкләде. Хәрби хәрәкәтләрдә – һәлак һәм тыныч тормышта вафат булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ахырдан мемориалга чәчкләр, тәкыялар салынды.