Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт-музыкаль чара.

2025 елның 22 феврале, шимбә

23 февраль - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Ватаныбызның  традицияләренә якынаю, балаларда Ватанны данлы саклаучылар өчен горурлык формалаштыру өчен яхшы чара. Ул - кыю, җитез һәм ышанычлы ир-атлар, шулай ук илебезне саклаучылар булып үсәчәк егетләр бәйрәме.Шул уңайдан “Сандугач” балалар бакчасында  Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт-музыкаль чара узды. Балалар һәм әтиләр, төрле биремнәрне үтәү барышында, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Алар өчен жан атарга килүчеләр дэ, катнашучылар да, балалар да - барысы бу бәйрәмнән  эмоциональ заряд һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International